Медиа-класс укучылары институтка килде | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

Медиа-класс укучылары институтка килде

Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында быел Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә оештырылган медиа-класслар ачылды. Әлеге классларда журналистика дөньясын тирәнтен өйрәнүче 48 бала 10 октябрь көнне институт җитәкчелеге, укытучылар, студентлар белән очрашуга килде.

Булачак журналистларга институт буйлап экскурсия уздырылды. Аннан алар “Дулкын” һөнәри үсеш үзәгенә очрашуга җыелды. Укучыларны институт директоры, профессор Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы сәламләде. Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Мирзаһитов Рамил Хәмит улы югары уку йортындагы юнәлешләр һәм белгечлекләр белән таныштырды. Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы мөгаллиме Нәбиуллина Гүзәл Әмир кызы журналистика юнәлешендә белем алучы студентлар белән берлектә укучыларга үзләре ясаган проектларны тәкъдим иттеләр.

Филология һәм мәлдәниятара багланышлар институтында узган җылы очрашудан соң лицей укучылары Татарстан журналистлары эшли торган «ТАТМЕДИА» бинасына юл тотты. Алар биредә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы эшчәнлеге белән танышты. Агентлыкның татар редакциясе мөхәррире Алёна Низамова лицей укучыларына бүгенге татар журналистикасы, көндәлектә очрашкан үзенчәлекле очраклар, укучыларга интернетта кызыклы булган темалар, сайтлар өчен языла торган текстлар төзелеше, «Интертат» сайтында яшьләр өчен махсус булдырылган «ЯшьТИ» рубрикасы турында сөйләде. Медиа-класс укучыларының күпсанлы сорауларына җавап бирде.Бу очрашуда яшьләрне журналистларның блогерлардан аермасы, журналистларның хезмәт хакы, «Татар-информ» мәгълүмат агенлыгында эшләүнең өстенлекле яклары, нейросеть белән эшләү, интервью жанры, үзләре язган текстларны кайда һәм ничек юллау мөмкинлекләре, текстларны мәгълүмат агентлыгы стандартларына ярашлы итеп язу үзенчәлекләре, редакцияләрдә читтән торып эшләү мөмкинлекләре кызыксындырды.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина журналист булырга теләге булган татар яшьләрен төрле редакцияләр белән таныштырды. Басмаларның үзенчәлекләрен аңлатты.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/callynyn-gakys-isemendage-liceenda-media-klasslar-ukucylary-tatar-inform-belan-tanysty

Центр профессионального развития "Дулкын"