«Минем ике канатым бар: берсе фән, икенчесе иҗат»
Филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Сафина Эльвира Ирфат кызы белән очрашу
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасында эшләп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дип исемләнгән студентлар фәнни түгәрәге кысаларында филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, шагыйрә Сафина Эльвира Ирфат кызы белән бик кызыклы һәм мәгьлүмати очрашу булып узды.
Эльвира Ирфат кызы бик күп сүзлекләр һәм хезмәтләр авторы. Ул үзенең институтка килү һәм анда эшли башлау тарихы, шулай ук, лексикография өлкәсендәге хезмәтләре, сүзлекләрнең электрон фондында алып барган эшчәнлеге турында сөйләде. Без гадәти тормышта һәрдаим куллана торган әлеге сүзлекләрнең ничек барлыкка килүен һәм яңа сүзләр белән ни рәвешле тулылануын белү безнең өчен бик кызыклы булды. «Без сезнең уңайлыгыгыз өчен тырышабыз. Сүзнең мәгънәсен, аның этимологиясен белү өчен, һәр көн яңа мөмкинлекләр тудыру өстендә эшчәнлек алып барабыз», – диде ул.
Эльвира Ирфат кызы фәнни эшчәнлеген татар галиме Ф.Ә. Ганиев җитәкчелегендә татар телендәге кош атамаларын өйрәнүдән башлый. Галимә 2005 нче елда «Названия птиц в татарском языке и их лексикографирование» дигән темага диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була. Аның 2018 нче елда чыккан «Орнитонимнарның татарча-русча-латинча сүзлеге»н зур игьтибарга лаек. Әлеге 184 биттән торган сүзлеккә татар теленең кош атамалары һәм аларның русча, латинча вариантлары теркәлгән. Барлык атамалар төп сүз принцибы нигезендә ояларга берләштереп бирелгән. Сүзлек киң катлау укучыларга гамәли кулланма буларак тәкъдим ителә. Ул шулай ук орнитологлар, сүзлек төзүчеләр, тәрҗемәчеләр, матбугат һәм радио, телевидение хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар өчен дә файдалы белешмә булып хезмәт итә.
Ныклы фән эше алып бару белән беррәттән, галимә күп еллар дәвамында иҗат белән шөгыльләнә, бөтен җанын-тәнен биреп әлеге эшне башкара. Ул шагыйрә. «Минем ике канатым бар: берсе фән, икенчесе иҗат», – ди ул. Шигырьләр язу турында аның дәртләнеп, канатланып сөйләве безне үзенә тагын да күбрәк җәлеп итте. Эльвира Ирфат кызы бик күп җырлар авторы, ул һәрдаим татар эстрадасының популяр артистлары, әйтик Лилия Муллагалиева, Гүзәл Уразова, Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров һ.б. белән актив хезмәттәшлек итә. Гүзәл Уразованың «Балаларым», «Красивая, хороший» исемле җырларының да сүз авторы нәкъ менә Эльвира апа булуына без шаккаттык! Фән белән иҗатны шулай бергә алып баруына һәм ике өлкәдә дә зур уңышларга ирешүенә чиксез сокландык.
Очрашу дәвамында Эльвира Ирфат кызы аудиториядән бер-бер артлы яңгырап торган сорауларга җавап бирде һәм безгә үзенең матур шигырьләрен укыды. Әлеге очрашу бик эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы булды. Мондый җылы очрашулар ешрак булсын, дигән теләктә калдык. Эльвира апага олы рәхмәтебезне белдердек һәм киләчәктә фәнни эшендә, иҗатында уңышлар теләдек.
Мәгълүматны 2 курс студенты Айгөл Хәбибрахманова һәм студентлар фәнни түгәрәге җитәкчесе Гөлфия Һадиева әзерләде.
Последние новости:
Помощь рядом
30.05.2025
Ансамбль «Зарница» на фестивале русского фольклора «Каравон»
30.05.2025
Научные достижения ИФМК КФУ в 2024 году
29.05.2025
Студенты ИФМК КФУ рассказали о Великой Отечественной войне через искусство
29.05.2025
«Минем ике канатым бар: берсе фән, икенчесе иҗат»
29.05.2025