Ркаил Зайдулла белән очрашу
Очрашу вакытында татар-казах әдәби бәйләнешләре, әдәбиятны өйрәнү һәм тәрҗемә мәсьәләләре турында фикер алышу булды
7 апрель көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының әдәбият кафедрасында практика үтүче, Казакъстанның Е.А.Букетов исемендәге Караганда дәүләт университеты укытучы-аспирантлары Татарстан Язучылар берлегендә Ркаил Зайдулла белән очрашты.
Очрашуда Казакъстаннан килгән галимнәр аспирантлар – Жұмагелдин Жанайдар, Несипбекова Арай, Амангелдина Мерей, Қайырбекова Аида, Баербекова Алия – һәм аларның чит илдәге фәнни җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, әдәбият кафедрасы профессоры Ләйлә Минһаҗева, танылган язучы Рифа Рәхман катнашты.
Очрашу вакытында татар-казах әдәби бәйләнешләре, әдәбиятны өйрәнү һәм тәрҗемә мәсьәләләре турында фикер алышу булды. Казакъстан галимнәре татар әдәбиятын өйрәнүдә кызыксынуларын белдерделәр. Ркаил Зайдулла кунакларга казакъ теленнән тәрҗемә ителгән антология бүләк итте.
Минһаҗева Ләйлә Ихсановна
Последние новости:
«Татар галәме» стал лауреатом Всероссийской премии
18.12.2025
Сегодня в стенах ИФМК КФУ прошло мероприятие в честь арабского языка.
18.12.2025
В ИФМК КФУ отпраздновали Международный день арабского языка
18.12.2025
Поздравляем Наилю Акчурину со званием лауреата Международного конкурса «Наследие»
18.12.2025
Тел галиме, фольклорчы, педагог, профессор белән очрашу
18.12.2025
