«Рухият» студентлар фәнни түгәрәге кысаларында әдәбият галиме, публицист, язучы Рәҗәп Бәдретдинов белән очрашу булып узды
1 нче октябрь көнне “Рухият” фәнни тугәрәгенә йөрүче студентлар әдәбият галиме, язучы, публицист Рәҗәп Бәдретдинов белән очрашу үткәрде.
Фәнни түгәрәгебезнең икенче утырышын без фән белән шөгыльләнү турында сөйләшүгә багышладык. 1 нче октябрь көнне без “Рухият” фәнни тугәрәгенә йөрүче студентлар әдәбият галиме, язучы, публицист Рәҗәп Бәдретдинов белән очрашу үткәрдек. Очрашуда галимнең якташы, татар әдәбияты кафедрасы профессоры, укытучыбыз Минһаҗева Ләйлә Ихсановна да катнашты.
Рәҗәп Фәтхетдин улы Бәдретдинов Казан университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлаганнан соң аспирантурага керә, язучы Афзал Таһиров турында архив материалларын күтәреп, “Каһәрле юллар корбаны” дип исемләнгән китап бастыра: “Әдәбият галиме, текстолог Марсель абый Әхмәтҗанов миңа Афзал Таһиров хакында нибары бер җөмлә мәгълүм булуын әйтте”. Шул рәвешле, Рәҗәп Фәтхетдин улы фәнгә килү юлы хакында, архивларда хезмәт куюы турында, остазы профессор Хатыйп Миңнегулов турында сөйләде.
Публицист буларак Рәҗәп Бәдретдиновның беренче язмалары студент чагында “Идел” журналында басылып чыга. Әдәби иҗатка килүе дә студент еллары белән бәйле. Без язучының соңгы елларда дөнья күргән әдәби әсәрләрен дә яратып укыдык. Утырышта “Юлаучылар” әсәре буенча да әңгәмә алып барылды, студентларны кызыксындырган сораулар шактый булды. Күбебезне язучы әсәрләрендәге символларны куллану осталыгы сокландырган. Мисал өчен, язучыбыз ат образын чынбарлыктан алып язуын сөйләп китте. Шулай ук Рәҗәп Бәдретдиновның “Томан тозагында” дигән әсәре студентларыбызда кызыксыну уятты. Ләйлә Ихсановна билгеләгәнчә, бу әсәр “ эзоп теле “ белән язылган.
Рәҗәп Фәтхетдин улы Бәдретдинов безгә хәзерге әдәбият үсеше турында үз фикерләрен җиткерде: “Китапка мөрәҗәгать итсәң, милләт яши, без яшибез”, — диде.
Кичәбезнең ахырында Рәжәп Бәдретдинов студентларыбызга теләкләрен, үгет-нәсихәтләрен җиткерде: “Кем генә булсагыз да, укытучымы, башка өлкәдәге белгечме, үз-үзегез булып калыгыз. Гел яңалыкка, алга омтылыгыз”.
“Рухият”нең бу утырышы ике мәкаләдә чагылыш табачак. Мәкаләләрне әдәби-нәфис журналга һәм конференциягә тәкъдим итү күздә тотыла.
Киләсе утырыш китапханәдә булачак. Китапханәбездә, университетыбызда фән белән шөгыльләнү мөмкинлекләре белән танышачакбыз.
“Рухият” түгәрәге старостасының урынбасары, 10.2-502 төркем студенты Сираҗиева Сәрия
Последние новости:
«Гордое звание – учитель»
03.10.2025
Событийный PR: от теории к практике: студенты КФУ встретились с экспертом индустрии
03.10.2025
Университет студентлары Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Равил Кәлимулла улы белән очрашты
03.10.2025
В стенах ИФМК состоялось долгожданное событие «Посвящение в первокурсники»
03.10.2025
«Рухият» студентлар фәнни түгәрәге кысаларында әдәбият галиме, публицист, язучы Рәҗәп Бәдретдинов белән очрашу булып узды
03.10.2025