«Рухият»челәр – Студентларның фәнни-йомгаклау конференциясендә җиңүчеләр
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Студентларның фәнни-йомгаклау конференциясе узды
19 март көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Студентларның фәнни-йомгаклау конференциясе узды. Татар әдәбияты кафедрасы секцияләрендә татар әдәбияты, аны укыту методикасына кагылышлы хезмәтләр тыңланды. Секция эшләрендә Ф.Гыймалтдиновның «Урда ханы Үзбәк» һәм «Буа» романнарын бәяләү, Ф.Яруллинның «Яралы язмышлар» әсәрен анализлау, Хәсән Туфан иҗатын өйрәнү, тарихи җырлар һәм француз телендә нәшер ителгән «Хәзерге татар прозасы антологиясе»нә күзәтү ясау һ.б. тема- юнәлешләргә эшләр тәкьдим ителде.
«Рухият» түгәрәге әгъзалары Ралина Хәбирова, Ихтыяр Кыямов, Айгөл Гатиятова, Рәзинә Миннегуловалар да катнашып, җиңүгә иреште.
«Рухият»челәрне чираттагы фәнни уңышлары белән тәбрик итәбез! Татар әдәбияты гыйлеменә кагылышлы җиңүләре дәвамлы булсын!
Чыганак: «Рухият» түгәрәгенең старостасы, I курс студенты Ралина Хәбирова
Последние новости:
ИФМК КФУ стал одной из площадок проведения фестиваля-форума «Науруз»
15.06.2026
Приглашаем старшеклассников и их родителей на встречи с директором ИФМК КФУ!
15.06.2026
Преподаватель ИФМК КФУ стала спикером на летнем книжном фестивале «Смены» 2026
15.06.2026
Президент России поздравил директора ИФМК КФУ с Днём России
11.06.2026
От теории к практике: студентка ИФМК КФУ стала призером Всероссийского конкурса
11.06.2026
