“ШАЯН ТВ”га иҗади экскурсия
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләп килүче “Дулкын” медиа-мәктәбе укучылары “ШАЯН ТВ” каналына иҗади экскурсиягә 25 сентябрьдә бардылар
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләп килүче “Дулкын” медиа-мәктәбе укучылары “ШАЯН ТВ” каналына иҗади экскурсиягә бардылар. Телеканалның PR бүлеге хезмәткәре Руслан Хафизов укучыларны телевидение дөньясының эчке тормышы белән таныштырды, балалар өчен тапшыруларның ничек эшләнгәнен, иҗади процессны күрсәтте. Балалар тапшырулар яздырыла торган студиядә булдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Очрашуның икенче өлешендә Руслан Хафизов булачак журналистларга видеоблогинг буенча мастер-класс уздырды.
ЦПР Дулкын
Последние новости:
“ШАЯН ТВ”га иҗади экскурсия
03.10.2024
Спорт - это жизнь
02.10.2024
В парламенте Республики Татарстан состоялось первое заседание Молодежного парламента второго созыва
02.10.2024
Преподаватели КФУ гости программы телеканала «ТНВ»
02.10.2024
Встреча с советником Президента Российской Федерации
01.10.2024