Студентларның “Рухият” фәнни түгәрәге яңа уку елында эшчәнлеген башлап җибәрде
17 сентябрь көнне без, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Рухият» фәнни түгәрәгенә йөрүче студентлары, җитәкчебез Гөлфия Расил кызы Гайнуллина белән беренче утырышыбызны үткәрдек
17 сентябрь көнне без, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Рухият» фәнни түгәрәгенә йөрүче студентлары, җитәкчебез Гөлфия Расил кызы Гайнуллина белән беренче утырышыбызны үткәрдек. Бу фәнни түгәрәктә безгә фәнни мәкаләләр язарга өйрәнү, конференцияләрдә катнашу мөмкинлеге тудырыла. Бүгенге очрашуыбызда без “Рухият”нең яңа уку елына планы турында фикер алыштык. Ә инде киләсе очрашуыбыз безнең прозаик, публицист, әдәбият белгече Рәҗәп Бәдретдиновның иҗатына багышланачак, аның хикәяләре һәм повестьлары турында язучының үзе катнашында сөйләшү оештырылачак, бүгенге проза турында фәнни мәкалә язарга әзерлек башланачак.
Шулай ук “Рухият” түгәрәгенә йөрүче студентларыбыз режиссёр Александр Далматовның Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” әсәре нигезендә төшерелә торган фильмда да катнашып кайттылар.
Киләчәктә безне язучылар, журналистлар белән кызыклы очрашулар, фәнни мәкаләләр язу, кызыклы конференцияләрдә катнашулар көтә.
Сәрия Сираҗиева, “Рухият” фәнни түгәрәгенең староста урынбасары, 10.2.502 төркем студенты
Последние новости:
Некролог
13.03.2026
Семинар от научной лаборатории ИФМК
12.03.2026
Подводим итоги: как прошли курсы «Искусственный интеллект в обучении иностранным языкам в школе»
12.03.2026
Студентам ИФМК рассказали о работе с детьми лидеры студотрядов
11.03.2026
Стартовал II Всероссийский конкурс «Студенческие семьи России»
11.03.2026
