Студентларның фәнни йомгаклау конференциясе | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

Студентларның фәнни йомгаклау конференциясе

Конференция кысасында Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы укытучылары җитәкчелегендә ике секция эше оештырылды

2024 нче елның 19 нчы мартында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында студентларның фәнни йомгаклау конференциясе узды. Конференция кысасында Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы укытучылары җитәкчелегендә ике секция эше оештырылды.

«Татар телен диахрон-синхрон өйрәнү» һәм «Татар телен укыту методикасы» дип аталган секцияләрдә барлыгы 28 чыгыш тыңланылды. Студентларның фәнни эзләнүләре хәзерге тел гыйлеменең, татар журналистикасының, мәктәптә татар телен укыту методикасының актуаль мәсьәләләренә багышланган иде. Популяр татар исемнәренең структур-ясалыш үзенчәлекләре, татар блогерларының сөйләм портреты, журналист эшчәнлегендә социаль челтәрләр, татар журналистикасында чынбарлыкны чагылдыруның аналитик ысуллары, вакытлы матбугатта башисем кую мәсьәләләре, тел һәм стиль үзенчәлекләре, татар телендә конституциячел-хокукый терминнар кулланылышы, татар сөйләшләрендә дини лексика,  туган (татар) тел дәресләрендә рефлексив белем бирү, мәгълүмати-аралашу технологияләрен, татар сайтларын, интернет-ресурлар, аудиовизуаль материаллар куллану, дәресләрдә күрсәтмәлелекнең роле, укучыларда аралашу компетенциясен булдыру, лексик күнекмәләр формалаштыру, туган (татар) телдән белем һәм күнекмәләргә мониторинг үткәрү системасы мәсьәләләрен яктырткан кызыклы чыгышлар тыңланды, фикер алышу оештырылды. Секция җитәкчеләре – татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Галиуллина Гөлшат Рәис кызы, педагогика фәннәре докторы, профессор Харисов Фираз Фахраз улы – чыгышларның югары дәрәҗәле, эчтәлекле һәм фәнни яктан әһәмиятле булуларын ассызыкладылар. Профессор Гөлшат Рәис кызы татар теле белеме кафедрасының һәрбер фәнни юнәлешенең эшчәнлеген яктырткан чыгышлар булуын искәртте. Секциядә катнашучы студентлар, укытучылар һәм секция җитәкчеләре тарафыннан  «Ибраһим Мәхмүтов көндәлеге: татар мөселман казакларының тормышы һәм тел үзенчәлекләре»  (Хисматуллина И.М., фәнни җитәкчесе – профессор, филология фәннәре докторы Нуриева Ф.Ш.), «Башлангыч сыйныфларда туган (татар) тел дәресләрендә аудивизуаль материаллар кулланып, лексикага өйрәтү алымнары» (Тагирова Л.Г., фәнни җитәкчесе – профессор, филология фәннәре докторы Галиуллина Г.Р.), «Татар теле дәресләрендә морфология тармагын өйрәтүдә татар телле сайтлар куллану» (Зиганшина Р.Р., фәнни җитәкчесе – доцент, филология фәннәре кандидаты Хөснетдинов Д.Х.) темаларына багышланган эшләр аеруча югары бәяләнде.

Студентларыбызга фәнни эзләнүләрендә яңа уңышлар, казанышлар теләп калабыз.

 

Мәгълүматны татар теле белеме кафедрасы мөдире Г.Р. Галиуллина һәм доцент Г.Р. Шакирова әзерләде.