Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучыларның, студентларның һәм аспирантларның чираттагы очрашуы булды
Бүген, 25 апрель көнне, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучыларның, студентларның һәм аспирантларның чираттагы очрашуы булды. Г.Тукай исемендәдәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» XVI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул галим-энциклопедист, язучы, мәгърифәтче, педагог, нашир һәм яңа заман татар фәненә нигез салучы Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлап үткәрелде.
Конференцияне ачу тантанасында Институт директоры Р.Р. Җамалетдинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, кунакларны, катнашучыларны сәламләде һәм фәнни эшләрендә уңышлар теләде. Соңрак сүзне Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Р. Х. Мирзаһитов алды һәм югары мәктәптә алып барыла торган чаралар, әзерлек юнәлешләре белән таныштырды, билингваль һәм полилингваль белем бирү программалары турында тәфсилләп сөйләде.
К.Насыйри институты директоры, профессор Йосыпова Әлфия Шәүкәт кызының чыгышы энциклопедист галимнең лексикография өлкәсендәге эшчәнлегенә багышланган иде. Ә гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Нурмөхәммәтов Раушания Сәгадәтҗан кызы конференциядә катнашучыларга К. Насыйриның этнография өлкәсендәге эшчәнлеге турында кызыклы мәгълүматлар, киңәшләр җиткерде.
Пленар утырыштан соң, катнашучылар төрле секцияләргә таралдылар. Анда төрле телләрдә заманча лингвокультурологиянең актуаль юнәлешләренә багышланган докладлар тыңланды: телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы, телнең җәмгыять һәм мәдәният белән үзара бәйләнеше, телләрне һәм мәдәниятләрне чагыштырып өйрәнү, уку-укыту процессында милли-мәдәни аспект, төрки халыкларның лингвофольклор традицияләренә багышланган докладлар конференциядә катнашучыларның күңелләренә хуш килде. Укучыларның һәм студентларның чыгышлары катнашучыларда зур кызыксыну уятты, ә иң яхшы доклад авторлары — дипломнар, аларның җитәкчеләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Фәнни чараны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларының Г.Тукай әсәрләре буенча ясалма фәһем кулланып иҗат иткән стендлары, «Тюркология» юнәлеше буенча белем алучы магистрантларның постер-докладлары да бизәп торды.
«Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» XVI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе дустанә һәм эшлекле атмосферада узды. Көн азагында катнашучыларны мәдәни программа да көтә иде. Алар эш сәфәрләрен Г.Тукай музеенда оештырылган мәдәни чарада дәвам иттеләр.
Камилә Гыйләҗиева, 10.2-401нче төркем студенты
Последние новости:
День родного языка и 139-летие со дня рождения Габдуллы Тукая
Фольклорный вокально-инструментальный ансамбль «Бәйрәм» выступил в литературном музее Г. Тукая
26.04.2025
Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар
25.04.2025
Проблемы и перспективы тюркской лингвокультурологии
25.04.2025
Диктант победы 2025 в ИФМК
25.04.2025