«Татар әдәбияты һәм журналистика» секциясендә 38 укучы чыгыш ясады
“Бөтенрәсәй күләмендәге Л.Толстой исемендәге укучылар конкурс-конференциясендә” «Татар әдәбияты һәм журналистика» секциясе ике тематик секциягә бүленеп эшләде
“Бөтенрәсәй күләмендәге Л.Толстой исемендәге укучылар конкурс-конференциясендә” «Татар әдәбияты һәм журналистика» секциясе ике тематик секциягә бүленеп эшләде. Беренче “«Татар әдәбияты һәм фольклор» дип аталган секциядә 19 укучы чыгыш ясады. Укучылар халык авыз иҗатының төрле жанрлары хакында кызыклы чыгышлар әзерләгән иделәр. «Татар әдәбияты һәм журналистика» секциясендәге 19 бала арасында Оренбургтан килгән укучылар да бар иде. Алар Гадел Кутуй, Муса Җәлил белән очрашкан бабалары хакында сөйләделәр, татар әдипләренең иҗат биографияләренә мөнәсәбәтле кызыклы фактлар белән бүлештеләр. Секция утырышында абитуриентларыбыз ясалма интеллект һәм әдәбиятны янәшә куеп та, язучылар, татар галимнәре эшчәнлеге хакында социаль челтәрләрдә ботлар эшләү турында да сөйләделәр. Киләчәктә журналист булырга теләүләрен җиткерделәр. Араларында методист галимнәрнең хезмәтләрен өйрәнүчеләр дә бар иде. Мәсәлән, Вәли Хуҗиевның хезмәтләрен өйрәнүгә караган чыгыш аеруча кызыклы иде. Укучылар соңыннан килеп, әдәбият галимнәренең хезмәтләрен сорап алдылар. Кыскасы, әдәбият белән ихлас кызыксынган балалар әдәбият кафедрасы галимнәреннән консультация алып та киттеләр. Шул ук вакытта институтта әдәбият кафедрасының “Рухият” фәнни түгәрәге “Фән дөньясын ачу” фестивалендә чыгыш ясады, беренче курс студентларына фәнни уңышларын тәкъдим итте.
Мәктәп укучылары белән исә тиздән янәдән университетыбызда Н.Лобачевский исемендәге конференциядә очрашабыз, дип саубуллаштык.
Секция һәм «Рухият» түгәрәге җитәкчесе, КФУ доценты Гайнуллина Г.Р.
Последние новости:
Междисциплинарная траектория: от проектной деятельности к научному осмыслению
19.12.2025
В ИФМК КФУ состоялась защита кандидатской диссертации по специальности «Теория и методика обучения и воспитания»
19.12.2025
В диссертационном совете КФУ.059.3 состоялась защита диссертации на соискание ученой степени кандидата филологических наук
19.12.2025
В ИФМК КФУ состоялись защиты диссертаций в диссовете КФУ 58.2
19.12.2025
Доцент кафедры БЦО ИФМК Тимур Фазлиахметов стал обладателем именной стипендии Мэра города Казани!
19.12.2025
