Татар әдәбияты буенча студентлар конференциясе нәтиҗәләре | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (953) 489-94-02

Татар әдәбияты буенча студентлар конференциясе нәтиҗәләре

Татар әдәбияты кафедрасы буенча әлеге конференциядә ике секөия эшләде

Фәнни конференция – студентлар өчен җитди сынау да, фәнни эзләнүләренең нәтиҗәсен күрсәтү өчен бер форсат та булып тора. Агымдагы елның 19 мартында үткән конференциягә дә студенларыбыз җитди әзерлек белән килде. Татар әдәбияты кафедрасы буенча әлеге конференциядә ике секөия эшләде.

Кафедра мөдире, профессор Флера Сәйфуллина җитәкчелегендәге “Татар әдәбияты һәм укыту методикасының актуаль мәсьәләләре” секциясендә 9 студент чыгышы тыңланды. Замана татар әдәбиятының үсеш тенденцияләре, әдәбият фәнен мәктәптә укытуның заманча технологияләренә багышланган эшләр аеруча кызыксыну тудырды. Эш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:

Шакирова Адиля Ансафовна (ПО, 3 курс) — 1 дәрәҗәдәге диплом;

Миннегулова Разина Махмутовна (ПО, 3 курс) — 2 дәрәҗәдәге диплом; Гатиятова Айгуль Рамилевна     (ПО, 4 курс) – 3 дәрәҗәдәге диплом;

Сираева Адиля Нагимовна (Фил. 3курс) – 4 дәрәҗәдәге диплом;

Зинатова Талия Азатовна (ПО, 4 курс)  4 дәрәҗәдәге диплом иясе булды.

Кафедра профессоры Н.М. Юсупова җитәкчелегендәге “Татар әдәбиятында һәм халык авыз иҗатында идея-эстетик эзләнүләр” секциясендә 9 студент чыгыш ясап, сүз сәнгатенең үсеш-үзгәреш этапларына, төрле әдипләр иҗатына, татар әдәбият белеменең төрле аспектларына караган эзләнүләре белән таныштырды. Барлык студентларның да эшләре кызыклы, тирән теоретик әзерлекле булуы белән игътибарны җәлеп итте. Җиңүчеләр буларак түбәндәге студентларның эшләре аерып куелды:

Кыямов Ихтыяр Илдар улы (Филология, 1 курс) – 1 дәрәҗәдәге диплом;

Мифтахетдинова Ләйлә Илдус кызы (Филология, 2 курс) – 2 дәрәҗәдәге диплом; Сәләхова Ләйсән Рамил кызы (ПО, 3 курс) – 3 дәрәҗәдәге диплом;

Хәбирова Ралина Шамил кызы (Филология, 1 курс) – 4 дәрәҗәдәге диплом;

Зиннатуллина Зилә Айрат кызы (Филология, 3 курс) – 4 дәрәҗәдәге диплом иясе булды.

Студентларыбызны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да фән юлында уңышлар телибез!

 

Чыганак: Татар әдәбияты кафедрасы.