Татар теле белеме кафедрасы мөдире профессор Г.Р. Галиуллина 16-19 апрельдә Үзбәкстан Республикасы Нукус шәһәренең югары уку йортларында үткәрелгән фәнни чараларда катнашты | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (953) 489-94-02

Татар теле белеме кафедрасы мөдире профессор Г.Р. Галиуллина 16-19 апрельдә Үзбәкстан Республикасы Нукус шәһәренең югары уку йортларында үткәрелгән фәнни чараларда катнашты

Әлеге сәфәр барышында  галимә Бердак исемендәге Каракалпак дәүләт университетында Үзбәкстан, Россия, Казахстан, Малайзия һәм башка илләрнең галимнәре катнашында 18 апрельдә үткән “Тел белеме һәм чит телләр укытуның әһәмиятле мәсьәләләре” халыкара конференциянең пленар утырышында Казан лингвистика мәктәбенең төп казанышларына багышланган докладын тәкъдим итте

Каракалпак Республикасы югары уку йортлары тарафыннан оештырылган фәнни чараларга Казан федераль университетыннан филология фәннәре докторы, профессор Г.Р. Галиуллина чакырулы иде. Әлеге сәфәр барышында  галимә Бердак исемендәге Каракалпак дәүләт университетында Үзбәкстан, Россия, Казахстан, Малайзия һәм башка илләрнең галимнәре катнашында 18 апрельдә үткән “Тел белеме һәм чит телләр укытуның әһәмиятле мәсьәләләре” халыкара конференциянең пленар утырышында Казан лингвистика мәктәбенең төп казанышларына багышланган докладын тәкъдим итте.

Икенче көнне биредә галимнәр һәм студентлар катнашында үткән түгәрәк өстәлдә хәзерге тел белеменең актуаль проблемалары, югары уку йортлары арасындагы фәнни һәм гамәли багланышларны ныгыту, уртак проектлар өстендә эшләү, студентлар, аспирантларның фәнни эшчәнлеге белән җитәкчелек итү мәсьәләләре каралды.

16-19 апрельләрдә исә Ажинияз исемендәге Нукус дәүләт педагогия институтының гуманитар һәм социаль фәннәрне дистанцион укыту кафедрасы тарафыннан оештырылган һәм Үзбәкстан, Россия, Төркия, Әзербайҗан, Казахстан галимнәре катнашында узган “Дистанцион технологияләрнең өзлексез белем бирү системасына интеграцияләү” IV Халыкара фәнни-теоретик конференциясендә Г.Р. Галиуллина татар телендәге электрон ресурслар һәм аларны туган телне укытуда куллану үзенчәлекләре турында пленар утырышта чыгыш ясады.  Моннан кала, Нукус дәүләт педагогия институты студентлары белән очрашу барышында, “Төрки телләрне өйрәнүдә заманча алымнар” темасына семинар дәрес үткәрелде. Кардәш телләрнең уртак лексик-грамматик системасы, аларны чагыштырма юнәлештә өйрәнү үзенчәлекләренә багышланган чыгыш галимнәр һәм студентлар арасында зур кызыксыну уятты, һәм киләчәктә әлеге юнәлештә уртак  нәтиҗәләргә итешү юллары барланды.

Соңгы елларда Каракалпак дәүләт университеты һәм Ажинияз исемендәге Нукус дәүләт педагогия институты Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән шактый тыгыз бәйләнешләр алып бара. Әлеге уку йортлары җитәкчелеге һәм галимнәре  алга таба да багланышларның ныгуына һәм яңа юнәлешләрдә үсүенә өмет белдерделәр.  Г.Р. Галиуллина катнашындагы чаралар әлеге  хезмәттәшлекне ныгыту юнәлешендә бер адым булыр дип ышанабыз.

 

Чыганак: татар теле белеме кафедрасы