Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың йомгаклау туры
12 нче ноябрь көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың йомгаклау туры узды.
Әлеге олимпиада быел икенче тапкыр оештырылды. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге» хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла.
Олимпиаданың йомгаклау этабында республикабызның 26 урта һөнәри белем бирү уку йортларында төрле юнәлештә белем алучы студентлар катнашты. Алар арасында Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте, Әлмәт политехника техникумы, Мамадыш политехника көллияте, Казан милли тикшеренү техник университеты көллияте, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте, Буа медицина училищасы, Казан нефть химиясе көллияте, Балык бистәсе агротехника техникумы, Тәтеш Дәүләт гражданнарны саклау көллияте, Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумыда укучылар да бар. Биредә 146 студент жюри әгъзалары каршында “Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә минем булачак һөнәрем һәм эшчәнлегем” дигән темага үз проект эшләрен тәкъдим итеп, кыйммәтле бүләкләр өчен көч сынаштылар. Татар телен камил белүче, матур һәм эчтәлекле проектлар тәкъдим итүче студентларның чыгышлары югары бәяләнде.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Мирзаһитов Рамил Хәмитович олимпиада үткәрү хакында фикере белән уртаклашып, «Әлеге бәйгене без быел икенче тапкыр үткәрәбез. Ни өчен үткәрергә булдык дигәндә, безнең мәктәп укучылары өчен татар теле, әдәбиятыннан олимпиада, конкурслар бар. Югары уку йортлары студентлары өчен, башкалар өчен дә үткәрәбез, ә менә урта һөнәри белем бирүче уку йортлары өчен мондый олимпиадалар юк иде. Узган елдагы нәтиҗәләрне күреп, урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентларының да татар теле, әдәбияты белән кызыксынуларын, өйрәнүләрен, шушы юнәлештә тикшеренүләр алып баруларын белеп, быел менә тагын үткәрергә булдык. Нәтиҗәләр безне бик куандыра, бик талантлы балалар килгән»,– дип, әйтеп узды.
Олимпиадада катнашучылар арасында Самара өлкәсе Тольятти шәһәрендә яшәп, күптән түгел Казанга укырга килүче Бесаев Данияр чарада бик теләп катнашты. «Мин үзем татарча өйрәндем, минем әти-әниләрем бу телдә бик сирәк сөйләшәләр. Татар телендә мин әби-бабаларым белән аралашам. Өйрәнү өчен, мин үзем курслар сатып алдым. Хәзер инде үз теләгем белән татарча сөйләшәм. Укытучым әлеге олимпиада хакында мәгълүмат җибәргәч, мин биредә катнашырга теләдем», — дип, уртаклашты ул. Татар телен теләп, үзлектән өйрәнгән Данияр күңелдә соклану уятты.
«Олимпиадага әзерлек ел дәвамында барды. Бу безнең икенче олимпиада инде. Әлбәттә, быел, узган елга караганда, олимпиаданың үзенчәлеге бераз гына үзгәрде. Татарстан республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында укучы студентларны быел гуманитар юнәлештә укучылар һәм, әлбәттә, техник һәм табигать фәннәрендә укучы студентлар категориясе буенча аерылу булды. Моннан тыш, һәр катергориядә татар телен туган тел буларак өйрәнүче студентлар һәм татар телен Татарстан республикасының дәүләт теле буларак өйрәнүче студентлар аерым үз юнәлешләре буенча үзара сынау үтү рәвешендә эшләрен башкардылар»,– дип билгеләп үтте филология фәннәре кандидаты, доцент, олимпиаданы оештыручы Эльвира Николаевна Динмөхәммәтова.
Олимпиадада катнашучылар өчен институтта урнашкан «Белем» музеенда эксурсия уздырылды. Кунаклар республикада белем бирү системасының үсешен чагылдырган экспозицияләр белән таныштылар. Шулай ук, КФУның филология фәннәре кандидаты, доцент Раушания Сәгъдәтҗановна Нурмөхәммәтова тарафыннан татар теле укытучылары өчен мастер-класс үткәрде. Соңрак барлык катнашучыларны татар милли ризыклары һәм чәй белән сыйладылар.
Татар телен туган теле буларак белүчеләр һәм татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак өйрәнүчеләр арасында иң лаеклы җиңүчеләр билгеләнде.
10.2-501 нче төркем студентлары: Шакирова Айсылу, Мөхәрәмова Динә Фәнни җитәкче Г.Ә. Нәбиуллина, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты; фото: Дарья Анферова
Последние новости:
«Җиңүчеләрне котлыйбыз!»
13.11.2026
Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың йомгаклау туры
13.11.2026
В ИФМК избраны делегаты на Конференцию работников и обучающихся КФУ
12.11.2026
Участники олимпиады по татарскому языку и литературе представили проекты о будущей профессии в ИФМК КФУ
12.11.2026
На кафедре русского языка как иностранного ИФМК обсудили методологию педагогического эксперимента
12.11.2026