“Татмедиа” агентлыгының йомгаклау коллегиясендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты үз күргәзмәсен тәкъдим итте
29 гыйнварда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Казан IT-паркындагы киңәйтелгән утырышы узды
29 гыйнварда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Казан IT-паркындагы киңәйтелгән утырышы узды. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм студентлары кунакларны институтның “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте белән берлектә тормышка ашырыла торган белем бирү программалары белән таныштырды.
Чарада танылган журналистлар белән беррәттән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов та катнашты.
2020 елдан башлап “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте белән берлектә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында 3 төрле юнәлештә белем бирү программасы тормышка ашырыла. Шуларның берсе — татар телендә камил яза һәм сөйли алучы, төрле редакцияләрдә, каналларда һәм сайтларда эшли алучы журналистлар әзерләүгә йөз тоткан «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» профиле.
2 нче курс студентлары Ихтыяр Кыямов, Айгөл Фаттахова һәм 3 нче курс студентлары Камилә Билалова, Кәрим Газизуллин, Илнар Камаев уку процессы, кайсы редакцияләрдә практика узу мөмкинлеге һәм төрле медиапроектлары белән таныштырдылар.
“Безнең юнәлештә укучыларның “Татмедиа” карамагында булган төрле редакцияләрдә: яшьләр өчен чыга торган “Ялкын” һәм “Идел” журналларында, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” газеталарында, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, “Интертат” электрон газетасында практика узу мөмкинлеге бар. Шулай ук без үзебезне “ТНВ”, “Шаян ТВ”, “Татарстан” теле-радио компаниясендә дә сынап карый алабыз”, — диде студентлар кунакларга.
Шулай ук студентлар тарафыннан ясала торган төрле медиапроектлар да тәкъдим ителде. Алар арасында — татар халкының күренекле әдипләрен һәм татар фәнендә тирән эз калдырган галимнәрне танытучы “Әдипләребез”, “Шәхес” проектлары.
Последние новости:
ИФМК КФУ представил свои программы на выставке «Навигатор поступления»
21.09.2026
Первокурсники ИФМК впервые проголосовали на выборах
19.09.2026
Монумент установили в сквере «Дом Учителя» на набережной Казанки.
18.09.2026
Приглашаем принять участие в конкурсе чтецов «Разумное, доброе, вечное»
18.09.2026
Мероприятие, приуроченное к Всемирному дню сердца, пройдет в Казани 29 сентября.
18.09.2026
