Тел хәзинәсе сагында | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (843) 206-52-30 (доб.5517)

Тел хәзинәсе сагында

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикография бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Таһирова Фәридә Инсан кызы белән очрашу

Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасында эшләп килгән «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» студентлар фәнни түгәрәгенең чираттагы утырышында  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикография бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Таһирова Фәридә Инсан кызы белән очрашу булып узды.

Таһирова Фәридә Инсан кызы 1992 нче елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм сәнгать институтында эшли башлый, эшенең беренче көненнән үк сүзлекләр төзү, аларны редакцияләү белән шөгыльләнә. Фәридә Таһирова – тел белеме дөньясында үз юлы, үз сүзе булган шәхес. Аның фәнни кызыксынулары гаҗәеп киң һәм тирән: төрки, славян, фин-угыр һәм башка телләрнең теоретик һәм практик лексикографиясе, лексикология, терминология, фразеология, лингвокультурология һәм тәрҗемә белеме. Галимә телне яшәп торган, үсештәге тере организм буларак өйрәнә.

2023 нче ел Фәридә  Инсановнаның фәнни эшчәнлегендә алтын хәрефләр белән язылачак ел булды. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзүдә башкарган фидакарь хезмәте өчен ул фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булды. Алты томлык сүзлек 2015-2021 нче елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бер төркем тел галимнәренең фидакяр тырышлыгы белән төзелә. Бу – дистәләгән еллар дәвамында башкарылган гаять зур хезмәтнең нәтиҗәсе. Сүзлек – халыкның рухи байлыгын туплаган энциклопедик хәзинә, ә Фәридә Таһирова кебек галимнәр – шул хәзинәне туплаучы архитекторлар.

Ф.И. Таһирова җитәкчелегендә ике фән кандидаты диссертациясе якланган.  Ул «Лексикографирование и орфографирование сложных слов татарского языка» (2005) монография, 40 ка якын сүзлек, 300 дән артык фәнни мәкаләләр авторы.

Фәридә Инсан кызы эшли башлаган елларда Тел комиссиясе төзелә, татар телен үстерү программалары эшли башлый. Бу өлкәдә дә зур өлешен кертә галимәбез.

Очрашу барышында Фәридә Инсан кызы үзенең фәнни эзләнүләре, сүзлек төзүнең нечкәлекләре һәм тел язмышы турында ихлас сөйләде. Аның һәр җөмләсеннән туган телгә булган чиксез мәхәббәт һәм галимнәргә хас сабырлык, төгәллек сизелеп торды.

– Сүзлек төзү җиңел эш түгел, – ди галимә.

Фәридә Инсановнаның хезмәтләре татар теленең дәрәҗәсен күтәрүгә, аның байлыгын дөньяга танытуга бәяләп бетергесез өлеш кертәләр. Мондый очрашулар безгә үзебезнең бөек мирасыбызны һәм аны саклаучы затлы шәхесләребезне яңадан ачарга ярдәм итә

Мәгълүматны 2 курс студенты Сираҗиева Сәрия, түгәрәк җитәкчесе Һадиева Гөлфия Камиловна әзерләде. Фотографиягә төшерүче: 2 курс студенты Исмәгыйлева Диана.