Тубылда “Зәнкиев укулары” узды
Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтында (Төмән дәүләт университеты филиалы) Гаилә елына багышланган ”Заманча белем бирү киңлегендә фән һәм практиканы интеграцияләү:традицияләр һәм инновацияләр” темага VIII Халыкара фәнни-практик конференция «Зәнкиев укулары” үтте
5-6 апрель көннәрендә Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтында (Төмән дәүләт университеты филиалы) Гаилә елына багышланган ”Заманча белем бирү киңлегендә фән һәм практиканы интеграцияләү:традицияләр һәм инновацияләр” темага VIII Халыкара фәнни-практик конференция «Зәнкиев укулары” үтте.
Конференциядә галимнәр, укытучылар, әдәбиятчылар, ветеран укытучылар, укучылар, Я.К. Зәнкиевның улы Нур Якуб улы, аның тормыш иптәше Зәкинә ханым, оныклары, оныкчыклары, якын туганнары катнаштылар.
Конференция эшендә катнашучыларның географиясе гаять киң булды: Бохара (Үзбәкстан), Элязыг (Төркия), Казан (Татарстан Республикасы), Симферополь (Кырым Республикасы), Стәрлетамак (Башкортостан Республикасы), Төмән өлкәсе, Тубыл, Төмән шәһәрләре һәм районнарыннан шактый катнашучы булды.
Оештыручыларны, кунакларны Тубыл педагогия институты директоры Надежда Еговцева, шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Кожедуб, өлкә милләтләр комитеты рәисе Роман Малыгин (видеодан), шәһәр иҗтимагый палатасы рәисе Станислав Козлов, Бухара дәүләт университетыннан Аброр Жураев (видеодан), өлкә татарлары милли мәдәни автономия рәисе урынбасары Рәмил Әминов һ.б котладылар.
Конференциядә ф.ф.докторы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Флера Сәйфуллина катнашты һәм Төмән регионында милли педагогик кадрлар әзерләү тарихы турында чыгыш ясады. Галимә татар бүлеген яңадан тергезү кирәклеге турында тәкъдимен кертте.
Пленар утырышта аңардан тыш Тубыл пединституты директоры, педагогик фәннәр докторы Надежда Еговцева, Ргоf.Dr. Еrcan AIkaya, Firat Universitesi (TURKIYE) (видеодан чыгышы), һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының филология фәннәр докторы Олег Хисамовның, Казан Филология институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхулловнаның эчтәлекле, әһәмиятле чыгышлары яңгырады.
Информаөия чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы.
Последние новости:
В Татарстане стартовал конкурс для молодых преподавателей
01.11.2025
«Времен связующая нить»: концерт, посвящённый 65-летию высшего музыкально-педагогического образования
01.11.2025
ИФМК — обладатель Гран-при фестиваля «День первокурсника – 2025»!
01.11.2025
Присоединяйтесь к волонтерскому движению Казани!
01.11.2025
Студенты из Филиала КФУ в городе Джизаке Республики Узбекистан посетили музей образования Республики Татарстан «Белем»
01.11.2025
