Туган тел рухы – Тукай мирасы!
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Бөтенроссия “Илһам” яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып үтте
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Бөтенроссия “Илһам” яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып үтте.
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы, – дип язган бөек Габдулла Тукай.
24 апрель көнне, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Илһам” – яшь язучылар бәйгесенең тантаналы йомгаклау чарасына нәкъ менә тормыштан “илһам” алып яшәүче укучылар җыелган иде.
Быелгы конкурс та бик югары активлык белән үтте – беренче турда барлыгы 680 әдәби әсәр кабул ителде, алар арасыннан икенче этапка 300 укучының эше сайланды. Йомгаклау тантанасына исә, поэзия, проза, драматургия һәм журналистика номинацияләрендә (5-7, 8-9, 10-11 нче сыйныфларга бүлеп) иң уңышлы 44 эш сайлап алынды.
Конкурста республикабызның төрле почмакларыннан – Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Арча, Саба, Азнакай, Әгерҗе, Буа, Яр Чаллы, Балтач, Актаныш кебек районнардан, шулай ук, Башкортстан, Чувашия, Оренбург, Ульяновск, Пермь, Саратов, Киров өлкәләреннән килгән яшь каләм ияләре үзләренең шигырьләре, проза һәм публицистик әсәрләре белән катнашты.
Бүләкләү тантанасын Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Ул бәйгенең әһәмиятен һәм татар әдәбиятында бу бәйгенең яңа талантлар ачудагы әһәмиятен ассызыклады.
Җиңүчеләрне шулай ук, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмитович Мирзаһитов, Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Самигулла кызы Шарипова, Татарстанның Дәүләт советы депутаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, “Илһам” бәйгесенең жюри рәисе, филология фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы профессоры Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗева, филология фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов һ.б. котлады.
680 укучыларның иҗат эшләрен бәяләп, мастер-класслар аша да аларга әдәбият дөньясына юл ачучылар исә, татар әдәбияты кафедрасы укытучылары һәм татар әдәбияты тарихында ул урыннарын булдырган – Данил Салихов, Галимҗан Гыйльманов, Рәдиф Сәгъди, Рәмис Әймәт, Марат Закир, Рифат Сәлах, Халисә Ширмән кебер танылган язучылар, шагыйрьләр, драматурглардан торган мәртәбәле жюри иде. Алар яшь авторларның һәрберсенә киңәшләр биреп, чыннан да, “яңа” әдәби дөньяга юл ачтылар.
Чара ахырында бөтен катнашучылар бертавыштан “Туган тел” җырын җырлап, бөек шагыйребезнең рухын кадерләде. Әлеге чарада катнашучылар, әйтерсең лә, “Тыныч йокла бөек Тукаебыз, синең эшеңне дәвам итүчеләр бар әле!”, – дип әйтәләр сыман иде…
“Илһам” бәйгесе, чыннан да, татар телендә иҗат итүче яшьләр өчен мөһим бәйге! Алга таба аларның каләмнәрен нәкъ менә безнең институт кысаларында чарларга насыйп булсын!
Минһаҗева Ләйлә Ихсановна
Последние новости:
Диктант победы 2025 в ИФМК
25.04.2025
Туган тел рухы – Тукай мирасы!
25.04.2025
Состоялась церемония награждения Медалью «Юнармейская доблесть» 1 степени Чечковой Надежды
25.04.2025
Мальчишки, девчонки Великой страны, мы Вам до земли поклониться должны…
25.04.2025
НАМ НУЖНА ОДНА ПОБЕДА!
25.04.2025