Укучылар Л.Толстой исемендәге IХ Бөтенрәсәй фәнни конференциясендә чыгыш ясадылар
Л.Толстой исемендәге IХ Бөтенрәсәй фәнни конференциясенә татар әдәбияты юнәлешенә 61 укучының эше кабул ителде, 3 секция эшләде. Укучылар арасында арасында институтыбызның татар юнәлешләренә килергә телүче абитуриентларыбыз да бар иде.
Л.Толстой исемендәге IХ Бөтенрәсәй фәнни конференциясендә татар әдәбияты сөюче укучыларыбыз милли әдәбиятыбыз, журналистика, халык авыз иҗатына мөнәсәбәтле кызыклы чыгышлар тәкъдим иттеләр. Конференциядә иң куанычлысы – укучыларның хезмәтләрендә әдәбият тарихы, татарның бөек шәхесләре хакында киң катлам укучыга мәгълүм булмаган кызыклы материалларның яктыртылуы булды.
Мисалга, Буадан 11 сыйныф укучысы – безнең абитуриентыбыз Искәндәр Гобәйдуллин Борһан Шаһиди нәселенең дәвамчысы булуы белән горурлануын, бу юнәлештә эзләнүләр алып баруын хәбәр итте. «Халкыбызның гаҗәеп зур сәләткә ия булган улы (Борһан Шаһиди иҗаты буенча фәнни эзләнү эше)» дигән темага тәкъдим ителгән чыгышында укучы татар тарихы белән максатчан шөгыльләнүен, киләчәктә шул юлда гыйльми эшләр башкарырга әзер булуын җиткерде. Әгерҗедән килгән 8 сыйныф укучысы Элина Хәмидуллина «Хәтер утын сүндермик: Гаяз Ризванов» якташы, заманында Казан университеты проректоры, профессор, физика-математика фәннәре докторы, астрономия фәне белгече Нәүфәл Ризванов хакында аерып билгеләп үтте, аның әтисе — язучы, Татарстан Язучылар берлеген оештыруда катнашкан Гаяз Ризвановның язмышын архив документларына таянып сөйләде. Казаннан 11 сыйныф укучысы — безне абитуриентыбыз Мөслимә Адиева «Татар матбугатында беренче хатын-кыз журналист: казанышлар һәм фаҗигале язмыш» дигән темага эзләнү эше тәкъдим итте. Укучы татар журналистикасы тарихы белән кызыксынун җиткерде, үзе бастырган гәзит белән дә таныштырды. Кыскасы, татар әдәбияты, фольклоры хакында укучыларның ялкынлы чыгышлары жюри әгъзаларының, катнашучыларның күңелендә озак сакланачак әле.
Конференция бик җитди, эшлекле узды. Бүләкләү тантанасында җиңүчеләрне татар әдәбияты кафедрасы профессорлары, секция җитәкчеләре Флера Сәйфуллина, Ләйлә Минһаҗева, Нурфия Юсуповалар тәбрикләп, университетыбызда алдагы конференция эшендә катнашырга чакырып калды.
Татар әдәбияты секцияләренең модераторы, КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина, фото: автордан
Последние новости:
Прошли учебно-тренировочные сборы (УТС) по русскому языку для учащихся школ с родным (нерусским) языком обучения
10.12.2025
В ИФМК КФУ состоялась акция «День борьбы с коррупцией»
09.12.2025
Студенты ИФМК встретились с представителями Департамента внешних связей КФУ
09.12.2025
Миграционный учёт - безвизовый въезд
09.12.2025
В ИФМК КФУ состоялась Школа актива «ПрофСТАРТ»
09.12.2025
