Яңа заман мәктәбендә милли кадрларның бүгенгесе һәм киләчәге | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

Яңа заман мәктәбендә милли кадрларның бүгенгесе һәм киләчәге

Татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуына 80 ел уңаеннан милли мәгарифтәге көнүзәк мәсьәләләр белән бәйле методик семинар узды     

Татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуына 80 ел уңаеннан милли мәгарифтәге көнүзәк мәсьәләләр белән бәйле методик семинар узды

28 нче ноябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуына 80 ел уңаеннан милли мәгарифтәге көнүзәк мәсьәләләр белән бәйле «Яңа заман мәктәбендә милли кадрларның бүгенгесе һәм киләчәге» дип аталган методик семинар уздырылды.

Әлеге чарада катнашу өчен, Татарстан Республикасының Арча, Апас, Биектау, Балтач, Яшел Үзән, Буа, Мамадыш, Тәтеш, Әтнә, Балык Бистәсе һ.б. районнарының милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, алдынгы әйдәп баручы укытучылары җыелды. Семинарны Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Рамил Хәмит улы Мирзаһитов ачып җибәрде. Ул татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуына 80 ел уңаеннан уздырылган чаралар белән таныштырды. Алга таба кунакларны сәламләү өчен, сүз Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдиновка бирелде. Ул исә яшь укытучыларның бүгенге көндә роле, яшьләрне укытучылык һөнәренә җәлеп итә торган проектлар хакында сөйләде, абитуриентларны кабул итү тәртибе белән таныштырды. Семинарга килгән укытучыларның сораулары күп булу да әлеге чараның ни кадәр актуаль булуын дәлилләде. Алга таба сүз Татарстан Рспубликасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Самигулла кызы Шәриповага бирелде. Ул да кунакларны сәламләде, Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә эшләүче укытучыларның һөнәри эшчәнлеген ассызыклады, югары бәяләде. Рамил Хәмит улы Мирзаһитовның Югары мәктәптә нинди белгечләрнең әзерләнүе, кабул итү имтиханнарының исемлеге һәм тәртибе белән таныштыру да зур кызыксыну уятты. Татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Рәис кызы Галиуллина – татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен күтәрү курслары, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Эльвира Николаевна Денмөхәммәтова – “Татар галәме” порталы, татар теле белеме кафедрасы доценты Рамилә Камил кызы Сәгъдиева – укучыларны татар теленнән һәм әдәбиятыннан олимпиадага әзерләү, абитуриентлар өчен татар теленнән әзерлек курслары турында сөйләделәр. Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Гөлназ Ринат кызы Мөгътәсимова үз чыгышында Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә уздырыла торган төрле конференцияләр, иҗади бәйгеләр, аларның абитуриентлар өчен өстенлекле яклары хакында аңлатты. Татар теле белеме кафедрасы доценты, дәреслекләр авторы Рамилә Камил кызы Сәгъдиева һәм Казан шәһәренең “Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл” гомуми белем бирү оешмасының татар теле һәм әдәбияты укытучысы, дәреслекләр авторы Рамил Гомәр улы Ханнанов кунакларны үзләренең авторлык УМКлары, үзенчәлекләре турында сөйләделәр. “Адымнар” мәктәбе өчен махсус язылган татар теле дәреслекләре дә кызыксыну уятты. Казан шәһәренең КФУ каршындагы 2 нче номерлы татар гимназиясе директоры Рамил Рәшит улы Гайнуллин яшь укытучыларны әзерләү, аларны мәктәптә эшләргә кызыксыну тудыру юнәлешендә Остазлар мәктәбенең роле хакында сөйләп узды.

Ахырдан семинарга килгән кунакларга заманча җиһазландырылган аудиторияләр, Актлар залы, “Дулкын” студиясе белән танышырга мөмкинлек бирелде. Алар яшьләрнең нинди шартларда белем алуларына, галим укытучыларның методик эшчәнлегенә сокландылар, гаҗәпләнделәр.

1 катта “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты хезмәткәрләре ярдәме белән, Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә эшләүче укытучыларның УМКлары, методик хезмәтләре күргәзмәсе оештырылган иде. Укытучыларга яңа дәреслекләр белән якыннан танышырга мөмкинлек булдырылды.

Методик семинарда милли кадрларны үстерү белән бәйле фикер алышулар, хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү дә булды.

Татар теле белеме кафедрасы доценты Р.К. Сәгъдиева