«Зәнкиев укулары» IX халыкара фәнни-гамәли конфереция
Тобол шәһәрендә Ватанны саклаучылар елына багышланган «Зәнкиев укулары» IX халыкара фәнни-гамәли конферециясе узды
3-5 апрель көннәрендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре – профессор Сәйфуллина Флера Сәгыйть кызы, доцент Йосыпов Айрат Фаик улы, доцент Фатхуллова Кадрия Сөнгат кызы Төмән өлкәсенең Тобол шәһәрендә Ватанны саклаучылар елына багышланган «Зәнкиев укулары» IX халыкара фәнни-гамәли конферециясендә катнаштылар. Ел саен традиция рәвешендә Д.И. Менделеев исемендәге Тобол педагогия институтында (ТюмГУ филиалы) үткәрелә торган әлеге фәнни чарада 4 чит илдән (Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан), Россия вузларыннан галимнәр, Төмән өлкәсе мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары, ветеран укытучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Конференциядә катнашучыларны Институтның директоры Шипулова Анна Николаевна, Тубыл шәһәре Башлыгы Вагин Петр Александрович, Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Малыгин Роман Владимирович, Төмән өлкә Думасы депутаты Казанцева Тамара Николаевна, Тубыл шәһәре Думасы Рәисе Ходосевич Андрей Анатольевич, Тубыл шәһәр Думасы депутаты Хисматулин Саит Заир улы, Тубыл шәһәр Иҗтимагый палатасы рәисе Козлов Станислав Александрович, тарих фәннәре докторы, профессор, Бөтендөнья татар конгрессы советы әгъзасы Исхаков Дамир Мавләви улы, нефть сәнәгате министрлыгының Мактаулы нефтьчесе, ягулык-энергетика комплексының атказанган хезмәткәре Якуб Зәнкиевның улы -Зәнкиев Нур Якуб улы һ.б. сәламләде.
Конференция Пленар утырыш, мастер-класслар, секция утырышлары рәвешендә оештырылды.
Татар әдәбияты кафедрасы
Последние новости:
Раис Татарстана открыл научно-образовательный центр "Белем" в ИФМК КФУ
13.08.2025
Ушел из жизни заслуженный профессор Казанского университета Геннадий Николаев
09.08.2025
Студентка ИФМК КФУ на Всероссийском интенсиве «Точка будущего»
08.08.2025
Встречи Радифа Замалетдинова со стобалльниками дали результат
07.08.2025
Сердца Летнего университета
05.08.2025