Үз тарихын белгән кеше киләчәккә ныклы адым белән бара...
Профессор И.А. Гыйләҗевның “Сугышта татарлар” дигән темага ачык лекциясе булды
9 апрель көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан тарих фәннәре докторы, профессор И.А. Гыйләҗевның “Сугышта татарлар” дигән темага ачык лекциясе булды. Ул Беренче бөтендөнья сугышында татарларның роле һәм батырлыгы турында сөйләде. Үз фикерләрен татарлар арасыннан чыккан генераллар, зур хәрби дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр эшчәнлеге белән раслап барды. Архив документларына, чыганакларга таянып, шушы чорда әсирлеккә төшкән татарларның язмышы хакында бай мәгълүмат бирде. Алар чыгарган газета-журналлар, халык җырлары, фольклор үрнәкләре белән таныштырды. Беренче бөтендөнья сугышы белән бәйләнештә Икенче бөтендөнья сугышының сәбәп-нәтиҗәләре турында сүз алып барды. Киңкырлы мәгълүматларга, тарихи фактларга бай лекция студентларда һәм укытучыларда зур кызыксыну тудырды.
Н.М. Йосыпова, татар әдәбияты кафедрасы профессоры
Последние новости:
Владимир Путин направил поздравление директору ИФМК КФУ с Днём народного единства
31.10.2025
Приглашаем к участию в акции «Татарча диктант»
30.10.2025
Об итогах VI Казанского международного лингвистического саммита
30.10.2025
Юбилейный фестиваль «ТЕКСТ» откроется в Национальной библиотеке РТ
30.10.2025
Старостат: о новостях и возможностях для студентов
30.10.2025
 
						 
						