«Җәлил укулары»: Казанда шагыйрьнең 120 еллык юбилеена багышланган бөтенроссия конференциясе үтте | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (843) 206-52-30 (доб.5517)

«Җәлил укулары»: Казанда шагыйрьнең 120 еллык юбилеена багышланган бөтенроссия конференциясе үтте

Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышлап оештырылган “Җәлил укулары” дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып үтте.

26 нчы февральдә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, ХХ гасыр татар шигъриятенең үсеш юлларын билгеләгән шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышының легендар каһарманы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышлап оештырылган “Җәлил укулары” дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Бу зур чара ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, М.Җәлилнең музей-квартирасы белән берлектә оештырылды. Кунаклар арасында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин, Татарстан  Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Илдар улы Халиков, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Туктар улы Рәхимов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы Тимур Ренат улы Камалетдинов, Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Айрат Шамил улы Фәйзрахманов һ.б. бар иде.

Быел ике юбилей – шагыйрьнең тууына 120 һәм “Моабит дәфтәрләре” циклының музей фондына керүенә 60 ел тулу билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Төп нөсхә көне” быел икенче тапкыр Казан федераль университетында билгеләп үтелде һәм төп нөсхә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына китерелде. Төп нөсхәне Актлар залына алып керү хокукы Югары хәрби танк училищесы курсантлары белән берлектә филология фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы профессор-консультанты Фоат Галимулла улы Галимуллинга тапшырылган иде. Күпләр өчен бу мизгелләр аеруча истәлекле һәм тетрәндергеч булды.

Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Р.Х. Мирзаһитов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Җәлил мирасы татар шигъриятен безнең илдә генә түгел, дөньякүләм танытуга зур өлеш кертте. Аның батырлыгы татар халкының батыр, каһарман, кыю һәм үлемсез булуын тагын бер кат дәлилләде. Шагыйрьнең тормыш сәхифәләренә багышлап оештырылган “Муса Җәлил: батырлыкка ирешү юлы” күргәзмәсе дә бу фикерне тагын бер кат дәлилләп, эчтәлекле һәм бай булуы белән күпләрдә кызыксыну уятты.

Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентларының “Җырларым” шигырен 7 телдә яңгыратуы  аеруча яратып кабул ителде.

Пленар утырышта КФУ профессоры, ТР фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев, татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Марс кызы Юсупова, «Снежный десант» («Карлы десант») эзләү отрядлары ассоциациясе рәисе Андрей Юрьевич Некрасов докладлары һәм Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Михайловна Малышева чыгышлары тыңланды, алар М.Җәлилнең иҗатына һәм тормышына төрле яклап бәя бирде.

Төшке аштан соң конференция үзенең эшен өч секциягә бүлеп дәвам итте, аларда яңгыраган чыгышлар шагыйрь иҗатының төрле аспектларда өйрәнелүен, Җәлил турындагы фәннең, аның әдәби мирасын өйрәнүнең киләчәктә дә дәвам итәргә һәм камилләшергә тиешлеген раслады.

Татар әдәбияты кафедрасы профессоры Н.М. Юсупова, фото: Индира Габдуллина