Бөтенрәсәй күләмендәге Н.Лобачевский исемендәге конференциянең «Татар теле һәм татар әдәбияты» һәм «Татар теле һәм әдәбиятының актуаль мәсьәләләре» секцияләренә 45 укучының эше кабул ителде | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

Бөтенрәсәй күләмендәге Н.Лобачевский исемендәге конференциянең «Татар теле һәм татар әдәбияты» һәм «Татар теле һәм әдәбиятының актуаль мәсьәләләре» секцияләренә 45 укучының эше кабул ителде

Секция утырышлары, елдагыча, җанлы, кызыклы үтте

28-30 март көнне, елдагыча, мәктәп укучыларының Бөтенрәсәй күләмендәге Н.Лобачевский исемендәге конференциясе булып узды. 4-7 сыйныфларның «Татар теле һәм татар әдәбияты» һәм 8-11сыйныфларның  «Татар теле һәм әдәбиятының актуаль мәсьәләләре» секцияләрендә җәмгысе 45 укучы катнашты.

«Татар теле һәм татар әдәбияты» секциясендә 7 сыйныф укучысы Равилова Наиләнең Туфан Миңнуллин иҗатына караган эше, 6 сыйныф укучысы Газизов  Хәкимнең Г.Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре буенча, 4 сыйныф укучысы Халикова Зәринәнең Абдулла Алиш иҗаты турындагы хезмәтләре, 7 сыйныф укучысы Хәмидуллина Алинәнең Галимҗан Баруди эшчәнлеге турындагы хезмәте, 6 сыйныф укучысы Шәмс Айгизнең Факил Сафин иҗатына мөнәсәбәтле эше, 5 сыйныф укучысы Хөсәенова Зәйнәпнең татар һәм рус халыклры әкиятләрен чагыштырмача өйрәнгән хезмәте һ.б. укучыларның бик кечкенә яшьтән фәнни бәйгеләргә яратып катнашулары, мавыгып эшләп, хезмәтләрен уңышлы яклый алулары турында сөйли. Җиңүчеләр арасында Башкортстаннын килгән 6 сыйныф укучысы Телягулов Усман да бар иде.

«Татар теле һәм әдәбиятының актуаль мәсьәләләре» секциясенә килгәннәрнең күпчегелеге инде безнең абитуриентлар. Мисалга, Басыйрова Гүзәл, Шакирова Җәмилә, Исмәгыйлева Диана максатчан төстә безнең һәр конференция һәм конкурсларда күптәннән актив катнашалар. Биредә дә алар җиңүчеләр исемлегендә. Боларга өстәп, “Беренчеләр хәрәкәте” лидеры Сәфәров Муратның Х.Туфан иҗатын пропагандалауга  мөнәсәбәтле башлангычлары гамәли яктан кызыксыну уятты.  Җиңүчеләр исемлегеннән инде ничә ел милләтпәрвар укучы Исхаков Әмирхан төшми. Әмирхан – татар теле һәм әдәбияты буенча күп бәйгеләр, олимпиадаларда бил алыша, максатчан төстә милли тел һәм әдәбият гыйлеменә үзфикерле яшь буын вәкиле  буларак кереп бара. 10 сыйныф укучылары Сабиров Әмир, Хисамиева Адилә, Усманов Риназларның да эшләре эчтәлекле, эзлекле, бөтенлекле булулары белән игътибарга лаек иде. Катнашучылар арасында иң яшьләре — 8 класс укучылары Юсупова Камилә белән Гайсинә Ләйләләр  бөтенлекле, кызыклы һәм мөһим темага багышланган хезмәтләр белән килгән иде. Мисалга, Ләйлә реклама теле турында кызыклы чыгыш тәкъдим итте.

Җиңүчеләр исемлегендә урын алмаса да, Мөхетдинов Марсельның эше дә кызыклы иде. Абитуриентыбыз Әхмәтвәлиев Зиннур исә чыгышында татар әдәбиятының үсешенә карата тәнкыйди фикерләрен җиткерде, җиңү яуламаса да, тел һәм әдәбиятыбыз турында шактый күп мәгълүмат туплап кайтып китте. Секция утырышлары, елдагыча, җанлы, кызыклы үтте.

Секцияләрнең координаторы Гайнуллина Г.Р.