Исмең калсын, үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык… | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (953) 489-94-02

Исмең калсын, үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык…

15 февральдә Казан федераль университетының ректор бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк кую тантанасы узды

15 февральдә Казан федераль университетының ректор бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк кую тантанасы узды.

Тантанада Казан федераль университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры Екатерина Александровна Турилова, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов, укытучылар һәм студентлар катнашты.

Бәйрәмне ачып җибәрү һәм сәламләү өчен сүз Казан федераль университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры Екатерина Александровна Туриловага һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдиновка бирелде. «Бүген безнең Муса Җәлилне искә алуыбыз бик дөрес дип саныйм. Аның иҗатының һәм батырлыгының әһәмияте елдан-ел артыр. Мин аның батырлыгы турында балачактан ук белүем белән горурланам», – дип билгеләп үтте  Екатерина Александровна Турилова. Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар поэзиясенең җәүһәр ташы Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуны билгеләп үтеп, мондый чараларның укучыларга патриотик тәрбия бирүдә әһәмиятле роль уйнавын, 38 яшендә фаҗигале рәвештә арабыздан китүенә карамастан, шагыйрьнең әдәбиятта бик җитди эз калдыруын, әсәрләренең үлемсезлеген ассызыклады, «Моабит дәфтәрләре»нең татар дөньясы өчен әһәмиятенә тукталды.

Шагыйрьнең 118 яшь тулуы уңаеннан оештырылган әлеге тантанада Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Ләйлә Алимбекова Муса Җәлилнең «Авыру сызмалар» шигырен укыды, чараны 1 курс студенты Ихтыяр Кыямов һәм 5 курс студенты Ризәлә Гыйләҗева алып бардылар. Тантана шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Әлеге чарадан соң тарих фәннәре докторы, ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры И.А. Гыйләҗевның «Беренче бөтендөнья сугышында татарлар» дигән темага ачык лекциясе булды. Архив документларына таянып, татарларның әлеге сугыштагы роле, батырлыгы, татар әсирләренең язмышы белән таныштырган бай мәгълүматлы лекция студентларда зур кызыксыну уятты.

 

Н.М. Йосыпова, татар әдәбияты кафедрасы профессоры