Минем канда хәтер исән... | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (953) 489-94-02

Минем канда хәтер исән...

27 март көнне Институтыбызның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары шагыйрә, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Лилия Гыйбадуллина белән очрашты

27 март көнне Институтыбызның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары шагыйрә, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Лилия Гыйбадуллина белән очрашты.

Очрашуда Лилия Гыйбадуллина үзенең шигърияткә килү юлы белән таныштырды, балачагы турындагы истәлекләре, бүгенге шигърият, аның үсеш-үзгәреш юлына бәйле уйланулары белән уртаклашты. Үз буыны әдипләренең иҗаты турында сөйләп, әдәбиятка юл ярган яшь авторларга киңәшләрен дә җиткерде. Очрашуда шагыйрә үзе һәм студентлар башкаруында Лилия Гыйбадуллинаның төрле елларда язылган шигырьләре укылды.

Әлеге чарада студентлар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптылар. Шагыйрә, үзенең дә студент булган чорын искә алып, шул елларның матур истәлекләре белән уртаклашты. “Хәзерге шартларда әдәбият яшәсен, яшь шагыйрьләр, язучылар әдәби мәйданга килсен өчен татфакның яшәве шарт, татфак яшәгәндә әдәбият яшәячәк. Әдип, һичшиксез, биредә укырга, белем алырга, татар теле, әдәбияты турындагы карашларын киңәйтергә тиеш. Студент елларыгызның кадерен белегез. Сез – иң яхшы уку йортының иң яхшы югары мәктәбенең иң яхшы укытучыларыннан белем ала торган студентлар. Мин моның тәгаен шулай икәнлеген хәзер аңладым. Уку елларыгызның, укытучыларыгызның кадерен белегез, сез бик бәхетле” – диде ул.

Әлеге искиткеч җылы шигърият кичәсендә студентлар шагыйрә белән тагын да якынрак танышты, аны шагыйрә, әни, мөхәррир, шәхес буларак ачты. Лилия Гыйбадуллинаның үз иҗаты кебек үк затлы һәм зыялы бу кичә студентларның хәтерендә озак сакланыр әле.

 

Чыганак: Н.М. Юсупова, татар әдәбияты кафедрасы