Некролог | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (843) 206-52-30 (доб.5517)

Некролог

Күренекле журналист, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, 2004-2013 елларда татар әдәбияты кафедрасында эшләгән Радик Рәшид улы Сабировның вакытсыз вафат булуы сәбәпле, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы мәрхүмнең гаиләсе, әти-әнисе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Фото: "ТАТМЕДИА"

Радик Сабиров 1979 елның 17 маенда Татарстанның Аксубай районы Яңа Узи авылында туа. 1996 елда урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. Укуын кызыл дипломга тәмамлап, 2001-2004 елларда Тәлгат Нәби улы Галиуллин җитәкчелегендә аспирантурада укый. 2004 елда «Хәсән Туфан иҗатында автор образы» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклап, аспирантураны тәмамлый. 2004 елда Казан дәүләт университетының татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасына (соңрак Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы итеп үзгәртелә) эшкә калдырыла. Ассистент, өлкән укытучы, доцент баскычларын үтеп, 10 елга якын яшь буынга белем бирә. 2006-2011 елларда Татар филологиясе һәм тарихы факультетының тәрбия эшләре буенча декан урынбасары булып эшли.

2011 елдан соң Радик Сабиров «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында һәм «Интертат»та эшли, 2014 елдан ул «Идел» журналын җитәкли, ә 2019 елның 20 июненнән «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнә. Радик Рәшид улы Сабиров киң җәмәгатьчелеккә үткен сүзле, халыкчан журналист, талантлы җитәкче булып таныла. Ул татар журналистикасы үсешенә үз өлешен кертә.

Радик Рәшид улы – тормышта да якты, кешелекле, ачык, киң күңелле, оптимист кеше иде. Аның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланыр.

Татар әдәбияты кафедрасы, фото: АО "ТАТМЕДИА"

03.06.2026