Төрки лингвокультурология проблемалары һәм перспективалары | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (843) 206-52-30 (доб.5517)

Төрки лингвокультурология проблемалары һәм перспективалары

22 нче апрельдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында гомуми урта, махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучыларның «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» дип аталган XVII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы (Казан, Әтнә, Балтач, Буа, Саба, Спас, Түбән Кама, Мөслим районнары), Мәскәү шәһәре, Архангельск өлкәсе (Северодвинск шәһәре), Приморье крае (Владивосток шәһәре), Казахстан Республикасы (Алматы, Астана, Караганда шәһәрләре), Үзбәкстан Республикасыннан (Ташкент, Бохара, Нукус, Жиззах шәһәрләре) студентлар, аспирантлар, докторантлар һәм мәктәп укучылары катнашты.

Конференциянең тантаналы өлешен Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Ул катнашучыларны сәламләп, төрки лингвокультурология өлкәсендәге фәнни эзләнүләрнең әһәмиятен билгеләп үтте. Катаншучыларны Казан башкарма комитетының милли мәгариф бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин сәламләде һәм конференция эшендә уңышлар теләде. КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы мөдире Мәдинә Саттарова  югары мәктәптә тормышка ашырыла торган белем бирү юнәлешләре турында кыскача мәгълүмат бирде һәм алдагы уку елына планнар белән таныштырды.

Пленар утырышта Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты  турындагы “Әдипләребез” видеопроектын караганнан соң, Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре доценты Гүзәл Төхвәтова «Габдулла Тукай мирасы: ачышлар, эзләнүләр, музейлаштыру» темасына чыгыш ясады, Тукайның иҗаты, эшчәнлеге, холык үзенчәлекләре турында сөйләде. “Бүгенге яшьләр өчен Тукай – блогер, менеджер һәм маркетолог та, чөнки ул XX гасыр башында яшәп, ул вакытка хас актуаль темаларга язган. Шигырьләрен тиз арада бастырган һәм халыкка тараткан. Иҗатының дәрәҗәсен аңлаган, шигырьләре өчен акча да сорый белгән”, — диде ул.

Мәскәү шәһәреннән Людмила Цой «Татар теленең цифрлы этномәдәни сүзлеге» проекты турында сөйләде һәм институт директорына, югары мәктәп деканына, галимнәргә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдереп, грамоталар тапшырды. Пленар утырыш Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын  башкару белән тәмамланды.

Конференция кысаларында Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Пушкин һәм Тукай: “Алтын әтәч” күргәзмәсе һәм “Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әлеге экспозицияләр фәнни-гамәли конференциянең рухи-мәдәни эчтәлеген тагын да баетып, катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Күргәзмәдә шагыйрьнең төрле елларда басылган китаплары, аның турында язылган фәнни хезмәтләр, сирәк фотоматериаллар тәкъдим ителде.

Соңыннан конференция үз эшен офлайн һәм  онлайн форматларда секцияләрдә дәвам итте.

1 нче секция – «Телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы»

1 (б) секция – «Телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы» (онлайн)

2 (а) нче секция – «Телнең җәмгыять һәм мәдәният белән үзара бәйләнеше»

2 (б) секция – «Телнең җәмгыять һәм мәдәният белән үзара бәйләнеше» (онлайн)

3 нче секция – «Габдулла Тукайның иҗади мирасы»

4 нче секция – «Телләрне һәм мәдәниятләрне чагыштырып өйрәнү»

5 (а) секция – «Телләрне һәм мәдәниятләрне чагыштырып өйрәнү» (онлайн)

5 (б) секция – «Телләрне һәм мәдәниятләрне чагыштырып өйрәнү» (стенд докладлары)

Беренче катта «Телләрне һәм мәдәниятләрне чагыштырып өйрәнү» дип аталган стенд чыгышлары тәкъдим ителде.

Секцияләрдә катнашкан 150 дән артык яшь галим төрки лингвокультурологиянең мөһим мәсьәләләре, аерым алганда, телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше; тәрҗемә һәм мәдәниятара багланышлар; мәдәни-тарихи мирас һәм традицияләр кебек сораулар; төрки-татар тел белеменең фәнни һәм гамәли проблемалары, әдәби-эстетик эзләнүләр һәм башка шундый мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

XVII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе төрки телле дөньяның төрле почмакларыннан килгән галимнәр, укытучылар, яшь тикшеренүчеләр өчен фәнни фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, яңа элемтәләр урнаштыру мәйданчыгы булды. Чара төрки лингвокультурология өлкәсендәге фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрнең югары дәрәҗәсен күрсәтте, шулай ук яшь буынның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген активлаштыруга, туган телебезнең кыйммәтен аңлауга һәм төрки мәдәниятләр арасындагы багланышларны ныгытуга хезмәт итте.

Катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды, уңышлы чыгыш ясаучылар дипломнар белән бүләкләнде. Конференция материаллары җыентык буларак басылып чыкты.

10.2-501 төркем студенты Динә Мөхәрәмова Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Г.Ә. Нәбиуллина