Яшь каләмнәр: татар әдәбиятында “Илһам” җилләре | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (953) 489-94-02

Яшь каләмнәр: татар әдәбиятында “Илһам” җилләре

Татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” - Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесе уза

Татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү максатыннан, Татарстан Республикасында зур күләмдәге мәдәни һәм белем бирү проектлары гамәлгә ашырыла. 2023-2024 уку елында, Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә, татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” — Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесен оештырды. Бу чара, укучыларда әдәбиятка һәм сәнгатькә кызыксыну уятып, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау һәм яшь язучыларны таныту максатын күздә тота.

Бәйгенең зона этабы 19 март көнне, Чистай шәһәрендә ачылды. Анда Балык Бистәсе, Әлки, Чистай, Яңа Чишмә, Спасс, Чирмешән, Алексеевск, Норлат, Аксубай районнарыннан 50 якын укучы җыелды.
Казан федераль университетының Татар әдәбияты кафедрасы профессоры, жюри рәисе Ләйлә Минһаҗева чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм укучыларның үзенчәлекле чыгышларын, эшләрнең профессиональ язучылар һәм әдәбият белгечләре тарафыннан бәяләнүен билгеләп үтте. “Илһам” бәйгесенең татар телендә иҗат итүче яшьләрне үстерүдә һәм аларның иҗатын киңрәк аудиториягә танытуда зур әһәмияткә ия булуын, бәйгенең иҗат итүче яшь авторлар өчен мотивация чыганагы булуын ассызыклады.

Шулай ук ул, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә төрле юнәлештә белгечләр әзерләнүе, бүгенге көндә эшләп килүче курслар турында мәгълүматлар бирде, булачак студентлар өчен кызыклы мөмкинлекләр булуы турында сөйләде.

Минһаҗева Ләйлә Ихсановна