Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (953) 489-94-02

Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучыларның, студентларның һәм аспирантларның «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» дигән XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды

Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында 2024 елның 21 февралендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучыларның, студентларның һәм аспирантларның «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» дигән XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциянең ачылыш тантанасында институт директоры Р.Р. Җамалетдинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул катнашучыларны Халыкара туган тел көне белән котлады һәм милли телләрне саклауның мөһимлеген ассызыклады.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары М.З. Закирова конференциянең югары дәрәҗәдә оештырылуын бәяләде һәм катнашучыларга уңышлар теләде.

Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Р.Х. Мирзаһитов югары мәктәптә әзерлек юнәлешләре белән таныштырды, ике телле һәм күп телле белем бирү программалары турында сөйләде.

Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры А.Ш. Юсупованың чыгышы Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылуга 80 ел тулуга багышланган иде. Конференциядә катнашучыларга озак еллар татар филологиясе факультетында эшләгән танылган галимнәрнең видеочыгышлары тәкъдим ителде.

Пленар утырыштан соң татар әдәбияты кафедрасы доценты М.М. Хәбетдинова мәктәп укытучылары өчен методик семинар уздырды, дәрес конспектлары бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде.

Конференциянең секция утырышларында заманча лингвокультурологиянең актуаль юнәлешләренә багышланган докладлар тыңланды: телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы, телнең җәмгыять һәм мәдәният белән үзара бәйләнеше, телләрне һәм мәдәниятләрне чагыштырып өйрәнү, уку-укыту процессында милли-мәдәни аспект һ.б. Укучыларның һәм студентларның чыгышлары катнашучыларда зур кызыксыну уятты, иң яхшы докладларның авторлары дипломнар белән бүләкләнде, ә аларның җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Секция утырышларыннан соң конференция кунакларына Габдулла Тукай әдәби музеена экскурсия оештырылды.

 

Болгарова Р.М., Нурмөхәммәтова Р.С.